г. Набережные Челны, пр-кт Хасана Туфана, 23а
Җәмигъ мәчете төзелеше урынында намаз укылды
Үткән атнада, 25 июль көнне Чаллы шәһәре Җәмигъ мәчете төзелеше урынында беренче өйлә намазы укылды. Чарага, мәчет имамнары белән бергә, якынча 50 кеше җыелган иде. Намаздан соң дога кылынды һәм шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзәт Гайфулла мәчет төзелешенә булышуның файдасы турында кыскача вәгазь сөйләде. Шулай ук Җәмигъ мәчете төзелешенә финанс ярдәме күрсәтү фонды җитәксчесе Уел Галим улы Хөсәинов һәм ООО “Комфортное жилье” генераль директоры урынбасары Фәрит Фәлих улы Шарипов мәчет төзелешендә эшләнгән эш турында мәгълүмәт белән таныштырдылар һәм төрле яклап ярдәм күрсәтүче кешеләргә рәхмәтләрен белдерделәр.